«Татавтодор” ААҖнең Марат Самигуллин җитәкчелегендәге Минзәлә филиалы 1000 км дан артык федераль һәм территориаль әһәмияткә ия гомуми файдаланудагы юлларга хезмәт күрсәтә. Филиал Минзәлә, Мөслим һәм Актаныш районнары участокларын берләштерә.
– Безнең өчен иң мөһиме – башкарган эшләребез районыбызның, республикабызның икътисадын үстерүгә этәргеч бирсен, халыкның ихтыяҗын канәгатьләндерсен иде, – дигән теләкләр белән филиал җитәкчесе Марат Самигуллин безне Минзәлә районында республика программалары буенча башкарылучы юл төзелешләре белән таныштырды.
Юлыбызны асфальт-бетон заводыннан башладык. Территориядәге пөхтәлеккә игътибар итми мөмкин түгел. Минзәләлеләр, шулай ук филиал карамагындагы Актаныш һәм Мөслим районнары бәхетенә төзелгән заманча АБЗның да файдалануга тапшырылуына 6 ел узган. Шушы чорда 560 мең тонна асфальт- бетон җитештерелде. Элекке елларда көненә 200 тонна асфальт-бетон җитештерсәләр, монысының җитештерүчәнлеге 1 сәгатькә 240 тонна. Биредә 8 хезмәткәр эшли. Мондагы җиһазларның эшчәнлеген, технологик операцияләрнең ничек башкарылуын операторлар компьютерлар каршына утырып электрон юл аша гына күзәтеп бара. Завод эшчәнлегенә бәйле сораулар туса, заводны төзегән компания белән “кайнар линия” аша элемтәгә керергә мөмкин, диде биредәге хезмәткәрләр. Заманча җиһазланган лабо- раториядә 4 хезмәткәр эшли. Юллар төзелешенең сыйфатын, юлларны ныклы итү һәм үзкыйммәтне киметү өчен заманча технологияләр һәм компонентлар куллану өлкәсендә тикшеренү эшләре башкару йөкләнгән аларга.
– Җирле әһәмияткә ия булган гомуми файдаланудагы юлларның республика программаларына кертелүендә “Татавтодор” ААҖ генераль директоры Айрат Шәймиевнең аңлап эш итүе дә, ТР Дәүләт Советы депутаты Алмаз Шәриповның таянычы булуын да билгеләп үтәсе килә, – диде Марат Марсович. – Филиал буенча алганда, быел юл төзелеше буенча иң күп эш күләме Минзәлә, Актаныш участокларында башкарыла, – дип сүзен дәвам итте ул.
Минзәлә юл төзүчеләре өчен дә “урак өсте” хәзер. Бүгенге көндә районыбызның Калтак авылына юл салу өчен әзерлек бара. Биредә 3,5 км озынлыгындагы юлга асфальт салыначак, аны октябрьгә төгәлләү күздә тотыла. Бу юлның салынуы калтаклыларга да, “Заиковский” хуҗалыгы җитәкчелеге өчен дә мөһим, чөнки авылда терлекчелек фермасы эшли. Филимоновка авылында яшәүчеләр дә үзләренә юл салынуын зарыгып көтәләр. Булыр дип ышаныйк, техник базасы куәтле, елына 40 км юл төзү мөмкинлегенә ия филиал эшләп торганда, юлларның дәүләт программаларына кертелүе генә кирәк. Әнә ич, юлсызлыктан ничә еллар җәфаланган Бикбау, Мәлкән авылларына да асфальт керде бит. Филиал җитәкчелеге быел тапшырылган объектлардан иң саллысы дип 20 км лы Кадрәк- Наратлы Кичү-Хуҗәмәт юлын саный. Мөһимлеге ягыннан да бик әһәмияткә ия бу юл. Шушы юлда эшләрнең тәмамлануы булды, Минзәлә янындагы күпер ремонтка ябылды. Шуңа да М-7 трассасыннан йөрүче күпчелек авыр йөк машиналары да Кадрәк аша урап китә башлады.
Моннан бер атна элек Минзәлә юл төзүчеләре район үзәгенә иң ерак авылларның берсе –шифалы чишмәсе белән танылган Рус Мөшегесе авылында да эшкә керештеләр. 2,4 км озынлыктагы әлеге участокта юл төзүне августның урталарына төгәлләргә исәплиләр.
Иркәнәшлеләр дә рәхәткә чыкты: авылга асфальт юл килде, авыл урамнарында каты өслекле юллар салынуы тагын зур сөенеч. Әтрәклеләргә дә уңайлы хәзер, федераль трассага чыкканда асфальтланган Иркәнәш юлы аша да барырга була. Филиалның берничә берәмлек техникасы бу көннәрдә Иске Иркәнәштәге урам юлында кайнаша: биредә юл полотнасын (4,5 метр киңлектә, озынлыгы 560 метр) әзерләү эшләре бара, тагын бер урам юлына асфальт салына дигән сүз.
–Чыгымнарны киметү максатыннан юл полотносын әзерләгәндә вак таш урынына ком-гравий катнашмасын цемент белән катыштырып салабыз. Әлеге алымны еш булмаса да, кулланырга тырышабыз. Юлларны шушы ысул белән төзү 1 км га 4-5 миллион сумны янга калдыру мөмкинлеге бирә, – диде филиал җитәкчесе.
Филиалның юл төзүчеләре соңгы көннәрдә шәһәр урамнарында да байтак эш башкарып чыктылар. Урам юллары асфальт-бетон өслекле урам юлларын ремонтлау программасы буенча асфальтланды, моның өчен 15 млн сум бүлеп бирелгән иде.
– Филиал юл төзелешеннән тыш гомуми файдаланудагы юлларга хезмәт күрсәтү һәм аларны карап тоту буенча да эшләр башкара. Әйтик, шушы араларда Минзәлә-Боерган юлында 1 км да, Минзәлә-Рус Каран-Тогашево автоюлында 1,4 км озынлыктагы юлда ремонт эшләре башкарылды. Шулай ук язын башланган чокыр-чакырларны ямау, ярылган урыннарны санацияләү, эшләре дә тукталып тормый, – диде Марат Самигуллин.
Филиалдагы юл төзүчеләр арасында минзәләлеләрдән тыш, Актаныштан яисә Мөслимнән килеп эшләүчеләр күп. Әйтик, Иркәнәштәге юл төзелеше белән идарә итүче юл мастеры Нияз Шәймиев та, автогрейдер машинисты Таһир Гыйзетдинов та – Мөслимнән. Таһир аганың хезмәт тәҗрибәсе зур, 27 ел юл идарәсендә эшли. Филиалга узган ел гына кайтарылган “Volvo” автогрейдерында сөенә-сөенә эшләвен киң елмайган йөзенә карагач та аңлыйсың.
– Менә шундый чит ил техникасында Минзәлә юлларын төзибез, сезнең райондагы юлларны асфальтлап бетердек дисәк тә була, Мөслимдә дә шундый юллар салынуын көтәбез, – дигән теләген дә җиткерде ул.
Авылдан кайтыр юлга чыкканда Иркәнәштә яшәүче пенсиядәге Фәндәлия Яббарова белән сөйләшеп тордык. Алар гаиләсе белән авылда яшәргә шәһәрдән күчеп кайткан. “Юллар яхшырган саен, күңел күтәрелә, урамнар тагын да ямьләнә”, дип шатлыгын уртаклашты ул.
Сан:
* Өч районның автоюлларына хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау өчен бер сменада 1000-1500 тонна асфальт-бетон катнашмасы чыгарыла.
* Минзәлә асфальт-бетон заводында алты ел эчендә 560 мең тонна асфальт җитештерелгән.
* Минзәлә участогына М-7 федераль трассасының 66 километр өлеше туры килә, район әһәмиятендәге юллар – 247 километр.
Флүрә МУСИНА