Иске Матвеевка авылында урта мәктәп янында узган ел ук спорт мәйданчыгының беренче өлеше төзелә башлаган иде. Әлеге спорт мәйданчыгын төзүне башлау өчен Эдуард Кузнецов финанс ярдәме күрсәтте.
Мәйданчыкның төп өлеше республика президенты программасы буенча төзелде, аңа барлыгы 2 млн сум акча сарыф ителде. “ПМК- Мелиорация” төзүчеләре әлеге мәйданчыкны төзеп бетерделәр, узган атнада шул спорт мәйданчыгын тантаналы төстә ачу булды. Ачу тантанасында район башлыгы Айдар Салахов, Эдуард Кузнецов, Олег Ильин, авыл халкы, мәктәп укучылары һәм башка кунаклар катнаштылар. Айдар Салахов Иске Матвеевка спорт мәйданчыгында спорт белән шөгыльләнү өчен уйнарга туплар җыелмасы бүләк итте. Бу спорт мәйданчыгында балаларга һәм авыл яшьләренә спорт белән шөгыльләнү өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган, монда волейбол, баскетбол һәм башка төрле спорт белән дә шөгыльләнергә була. Мондый спорт мәйданчыгы районыбызда алтынчысы.
Дилфас ГАЛИЕВ