Фәрит Мөхәммәтшин үзенең эшлекле визиты вакытында “МебеЛев” балалар мебеле җитештерү фабрикасында булды, аның эшчәнлеге белән танышты. Әлеге предприятие 2010 елдан бирле балалар мебеле – автомобиль рәвешендә үзенчәлекле кроватьлар җитештерү һәм сату белән шөгыльләнә. 2016 ел ахырында биредә җитештерелгән товар Европа базарына чыккан. 2015 елда фабрика “Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына финанс ярдәме фонды” аша 1 млн сум күләмендә микрозайм алган. 6 ел эшләү чорында биредә эшләүчеләр саны 80 кешегә җитте.
Парламент җитәкчесе пред- приятиенең үз продукциясен ни рәвешле рекламалавы белән кызыксынды.
– Нигездә Интернет аша, социаль челтәрләр ярдәмендә, – диде бу уңайдан предприятие директоры Дамир Каюмов.
Аннары Дәүләт Советы рәисе республика программасы буенча капремонттан соң эшләп килүче гимназиядә уку-укыту, тәрбия процессы, балаларның туклануы белән танышты, яңа мастерскойны, бию залын, авылдан килеп укучы балалар яши торган тулай торакны карады. Биредә уку өчен генә түгел, балаларның бар яклап үсеше өчен дә бөтен шартлар тудырылган булуын зур канәгатьлек белән әйтте.
Сессия башланыр алдыннан Фәрит Мөхәммәтшин ТР муниципаль берәмлекләр Советы Ассоциациясе рәисе Минсәгыйть Шакиров, ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, район башлыгы Айдар Салахов белән район мәдәният сарае фойесында урнаштырылган җирле товар җитештерүчеләрнең, кече һәм урта бизнес вәкилләренең эшчәнлеге буенча презентацияләр белән таныштылар. Фәрит Хәйруллович районның промышленность мәйданчыклары үстерү юлы буенча баруына, яңа технологияләр кертелүенә канәгатьлеген белдерде.
Дәүләт Советы рәисе район Советы сессиясе эшендә катнашты. Сессия район башлыгы Айдар Салаховның отчет доклады белән башланды. Ул муниципаль районның 2016 елдагы социаль- икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2017 елга бурычлар турында сөйләде.
Айдар Салахов үзенең чыгышында районның 2030 елга кадәрге социаль-икътисадый үсеш Стратегиясендә дә чагылыш тапкан үсеш нокталары белән таныштырды.
– Якындагы 15 елда безнең икътисадый сәясәт тармакларны формалаштыру һәм үстерүгә, яңа продуктлар, технологияләр, хезмәтләр булдыру максатыннан аларның бердәмләшеп эшләвен көчәйтүгә юнәлдереләчәк. Минзәлә бизнесны алып бару һәм инвестицияләр салу өчен, шул исәптән башка регионнар өчен дә, комфортлы территория буларак үзенең позицияләрен ныгытачак, дип билгеләп үтте район башлыгы.
Узган елгы нәтиҗәләргә йомгак ясаганда район башлыгы Айдар Салахов икътисадый кыенлыкларга карамастан, 2016 елның район өчен уңышлы һәм нәтиҗәле булуын билгеләп үтте.
– Шунысы куанычлы, агробизнестан беркем дә китми. Табыш күләме, фермерлар саны елдан ел арта, диде ул.
Кадрлар проблемасын хәл итүдә уңай мисал сыйфатында шундый дәлил китерде: югары белем алганнан соң фермерларның балалары ата-аналарының эшләрен дәвам итәргә районга әйләнеп кайталар, дип ассызыклады.
Шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләр саны буенча уңай динамика булуга карамастан, сыерларның саны кимү күзәтелә. Шәхси хуҗалыкта сыерлар санын арттыруда, район башлыгы фикеренчә, сөт сатып алу бәяләре мөһим роль уйный.
– Бер килограмма сөтне 20 сумнан да түбәнрәк бәядән җыюга юл куелырга тиеш түгел дип саныйм, – диде Айдар Салахов.
Авыл хуҗалыгы турында сөйләгәндә максатчан программаларның роле турында әйтеп үтелде. Соңгы еллар эчендә районда 32 млн сум грант средстволары кулланылган.
– Көндәшлеккә сәләтле икътисад халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуның нигезе булып тора. 2016 елда район позитив нәтиҗәләргә иреште, – дип билгеләп үтте Айдар Салахов.– Эчке территориаль продукт узган елга караганда 5 процент үсеш белән 6, 4 млрд сумга кадәр артты.
Шул ук вакытта хәл ителмәгән мәсьәләләр дә күп. Бигрәк тә юл төзелешендә. Гөлек, Тулбай, Дусай Кичү, Яңа Маҗын авылларында шул проблема. Район башлыгы Фәрит Мөхәммәтшиннан әлеге участокларны республиканың юл төзелеше программасына кертүдә ярдәм итүен сорады. Шулай ук шәһәрнең иске һәм яңа өлешләрендә үзәкләштерелгән канализация челтәрләре буенча проблема булуы турында да әйтелде. Хәзерге канализация челтәрләре һәм чистарту корылмалары реконструкцияләү һәм модернизацияләү буенча зур эшләр башкарылуын таләп итә, диелде. Шулай ук район башлыгы тагын бер проблеманы күтәрде, Садак һәм Элеваторный бистәләрендә газ челтәре кертүдә дәүләт ярдәме таләп ителүен әйтеп үтте.
Айдар Салахов шулай ук мәгариф, сәламәтлек саклау системасын үстерү, башка өлкәләрдәге төп үсеш юнәлешләре турында мәгълүматлар җиткерде. Шәһәрдәге мәктәпләрдә башлангыч сыйныфларда 295 бала икенче сменада укырга мәҗбүр, әлеге проблеманы чишү өчен яңа мәктәп төзергә кирәк, диелде докладчы чыгышында.
Фәрит Мөхәммәтшин баш табибның үтенече игътибарга алынуын әйтте һәм балалар аз туу һәм үлемнең күп булу сәбәпләрен күрсәтте.
– Табибларның әзерлеге торышы, аларның эшчәнлеген квалификацион яктан бәяләү уртача республика күрсәткеченнән дә калыша. Һәм бу шушы фонда ки, сәламәтлек саклау объектларын заманча җиһазлар белән тулыландыруга без республика бюджетыннан дистәләрчә миллионлаган сумнар бүлеп бирдек, – диде Дәүләт Советы рәисе.
Югары Тәкермән авыл җирлеге башлыгы Алия Шәрипова дәүләт программалары нигезендә җирлекнең инфраструктурасы арту – йортлар, социаль объектлар төзелү турында бәян итте. Авыл җирлегендәге социаль проблемалар хакында сөйләгәндә, район үзәгендә шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе белән сәүдә итү өчен яңа таләпләргә туры китереп җиһазландырылган урын булдырырга кирәклеген дә телгә алды. Тагын бер мәсьәләне кузгатты – авыл җирлекләрендә су башняларын лицензияләү процедурасын финанслау механизмын республика дәрәҗәсендә эшләп тормышка ашырып булмасмы, дигән үтенечен җиткерде. Сессиядә чыгыш ясап, ТР икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева эшмәкәрлек өлкәсендә районның ни рәвешле эшләвен бәян итте.
Тауасты Байлар авыл җирлеге депутаты Язкәр Биҗанов сессиядә катнашучы барлык депутатлар исеменнән Коноваловка авылында «Камский Бекон» дуңгызчылык комплексы төзелешенә кагылышлы мәсьәләне күтәрде. Чыгышын йомгаклап, ул республика хөкүмәте җирле халык мәнфәгатьләрен исәпкә алып, дөрес карар кабул итәр дигән теләген җиткерде.
Фәрит Мөхәммәтшин Минзәлә районының да республика үсеше өчен зур өлеш кертүен ассызыклады, агымдагы ел катлаулы булуга карамастан, авырлыкларны җиңеп чыгу өчен тупланган потенциалны акыл белән файдаланырга кирәклеген белдерде. Район бюджетының 70 процентка республикадан дотацияләнүен дә әйтеп ү тте.
Дәүләт Советы рәисе үзара салым буенча республика программасында минзәләлеләрне активрак катнашырга чакырды.
– Әгәр сез бу юнәлештә эшләсәгез, һәрбер авылда һәм шәһәрдә иң кискен мәсьәләләрне хәл итү өчен сезнең зур суммаларыгыз булыр иде. Үзара салым – ул игелекле эшләр, һәм сез яши торган территориягә өстәмә инвестицияләр, – диде.
«Камский Беконга» карата үз позициясен белдереп, районга инвестицияләр кирәклеген әйтеп узды.
– Без район җитәкчелеге алдына инвестицияләр эзләү, салым базасын арттыру бурычын куябыз. Әгәр проектны кире кагасыз икән, районга инвестицияләр җәлеп итү өчен башка юллар һәм проектлар тәкъдим итәргә кирәк. Халык фикеренә колак салмыйча һәм экологик экспертизадан башка төзелешне беркем дә башламаячак, – диде ул.
Сессия ахырында Фәрит Мөхәммәтшин һәм Минсәгыйть Шакиров бер төркем минзәләлеләргә дәүләт бүләкләре тапшырдылар.
акцент
Соңгы елларда медицина җиһазларын ремонтлауга һәм алуга якынча 40 млн сум акча бүленеп бирелүгә карамастан, районга яңа балалар поликлиникасы һәм кабул итү-диагностика бүлекчәсе кирәк. Бу хакта үз чыгышында район үзәк хастаханәсе баш табибы Илдар Мансуров җиткерде.
Отчет елында сәламәтлек саклау торышы буенча район 41 нче позициядән 15 нче позициягә күтәрелде. Әмма үлүчеләрнең балалар туу саныннан күбрәк булу факты халык сәламәтлеге сагында торучыларда борчу тудыра. Баш табиб тагын бер проблемага тукталды: район үзәк хастахәнәсенең табиблар белән тулыландырылуы 52 процент тәшкил итә. Төп сәбәпләрнең берсе – табибларны торак белән тәэмин итә алмау. Аренда торагы программасының районда тормышка ашырылуы һәм торак алу өчен бүлеп бирелә торган грантның 1 млн. сумга кадәр арттырылуы кадрлар дефицитын чишәргә ярдәм итәр дигән өметләрен уртаклашты баш табиб.