Авыл җирлеге турында

Әтрәкле авыл җирлеге

423725, Татарстан Республикасы, Минзәлә районы, Әтрәкле авылы

Телефон (85555) 2-63-22

Сайт: http://www.atryakle.ru/

Административ үзәге-Әтрәкле авылы. Авыл җирлеге составына Калтак, Татар Мөшегесе, Чупай, Әтрәкле, Яңа Айман, Рус Мөшегесе, Филимоновка авыллары керә. Әтрәкле авыл җирлегенең мәйданы 8266 га тәшкил итә.

Халык саны -991 кеше .

Район халкының милли составы:

- татарлар-487 кеше (49%),

- марилар-379 кеше  ( 38%),

- руслар – 45 кеше (5%),

- башка милләт вәкилләре -80 кеше (8%).

Авыл җирлегенең географик урыны.

     Әтрәкле авыл җирлеге Актаныш, Мөслим муниципаль районнары, Минзәлә муниципаль районының Иркәнәш авыл җирлеге белән чиктәш. Әтрәкле авыл җирлеге чиге Мөслим муниципаль районы, Иркәнәш һәм Әтрәкле авыл җирлекләре чикләре тоташкан урында 343 нче тоташу ноктасыннан алып Әтрәкле авылыннан 4 км көньяк-көнбатышка таба уза.

    Авыл җирлегендә халык саны 991 кеше тәшкил итә. Шуларның 487се-татарлар, 379ы-марилар, 45е – руслар, 80е-башка милләт вәкилләре. Авыл хуҗалыгында - 92, бюджет өлкәсендә – 97, читтә – 255, үзмәшгульләр – 20 кеше исәпләнә.  Урта гомуми белем бирү учреждениеләрендә – 118, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә – 15 бала белем ала. Пенсионерлар - 261.

 

Әтрәкле авыл җирлеге торак пунктлары турында кыскача тарихи белешмә

 

Әтрәкле авылы

     Белгечләрнең бу авыл исеменең килеп чыгышы турында бердәм фикере юк. Татар галиме, фәннәр докторы Ф.Г. Гарипов фикеренчә, исемнең нигезендә "әтрәк әләм"  фразеологизмы ята. Галимнәр Л.Ш. Арсланов, Е. П. Казанов, К. И. Корепанов  фикеренчә, исем "кечкенә күл"дигәнне аңлата.

    Татар энциклопедиясе институты тарафыннан җитештерелгән барлык хезмәтләрдә дә авылның 1703 елдан барлыкка килүе турында әйтелә. 1735, 1736 һәм 1737 елларга караган архив документлары бар.

    1963 елдан авыл Минзәлә районына буйсына һәм Әтрәкле авыл җирлеге составына керә.

Калтак авылы

"Татарстан Республикасының торак пунктлары" белешмәсендә авыл 1719 елдан бирле мәгълүм, дип хәбәр ителә. Г.А. Санеевның 1975 елда Йошкар-Олада нәшер ителгән "Көнчыгыш марилары" хезмәтендә авыл әле 1701 елда ук бар, ул вакытта булган 32 хуҗалыкның 23е шушы җирлектә 70 ел элек нигез салынган, диелә. Моннан күренгәнчә, торак пункт 1630-1635 елларда салынган. 1963 елдан авыл Минзәлә районына буйсына һәм Әтрәкле авыл җирлеге составына керә.

Яңа Айман авылы

Авылга хәзерге Актаныш районының Иске Айман авылыннан күчеп килүчеләр нигез салган, алар көнчыгыш башкортлар дип саналалар. Авыл Ык елгасына, бүләк дип аталган урман янында, Минзәлә район үзәгеннән көньяк-көнчыгышта, аннан 31 км ераклыкта, Круглое Поле тимер юл станциясенә кадәр 106 км, торак пункттан 8 км ераклыкта Казан-Уфа автотрассасы уза. Татар энциклопедиясе хезмәтләрендә авылга 19 нчы гасырда нигез салынуы әйтелә. 1963 елдан авыл Минзәлә районына буйсына һәм Әтрәкле авыл җирлеге составына керә.

 

Рус Мөшегесе авылы

Авыл Ык елгасының уң кушылдыгы булган Сушуга елгасының уң як ярында, Минзәлә район үзәгеннән көньяк-көнбатышка таба 38 км ераклыкта урнашкан, Круглое Поле тимер юл станциясенә кадәр 113 км, Казан-Уфа автотрассасы аннан 16 км ераклыкта уза. Татар энциклопедиясе институты хезмәтләрендә торак пункт 18 нче гасырда нигез салынган. Авыл турындагы беренче документ 1709 елга карый. Ул Минзәлә воеводалыгының приказ избасында төзелгән. Анда сүз Мари Биктимер Козлин һәм ясак татары Солтангөл Катаев турында бара. 1858, 1884 еллардагы мәгълүматлар буенча төзелгән белешмәлекләрдә Авыл Яңа Сушуга, керәшен Мөшегесе, 1913 елгы белешмәлектә – Яңа Мөшеге, Рус Мөшегесе дип теркәлгән. 1963 елдан авыл Минзәлә районына буйсына һәм Әтрәкле авыл җирлеге составына керә.

 

Татар Мөшегесе авылы

"Мөшеге" сүзенең асылын төрлечә аңлаталар. Башкорт тарихчысы, фәннәр докторы Р.Г. Кузнеев фикеренчә, ул бүләр кабиләсенең Мышыгасы сүзеннән килеп чыга. Галимнәр ойконим һәм гидроним "муш"зоонимыннан килеп чыккан дип белдерә. Мөшеге авылы-безнең яктагы иң борынгы татар авылларының берсе. Билгеле булганча, авылның һәм тирә-юнь җирләрнең хуҗалыгы Дусай-Бүләр исемендәге кеше булган.  1963 елдан авыл Минзәлә районына буйсына һәм Әтрәкле авыл җирлеге составына керә.

 

Филимоновка авылы

1926 елга кадәр рәсми документлар, җирле карта раслаганча, авыл Яңа Калтак дип атала. Хәзерге исем 1912 елда күченгән Филимон Михайлович Токмурзин белән бәйле. Аның хәтерен мәңгеләштерү максатыннан яңа торак пункт аның исеме белән аталды. Авыл Әтрәкле елгасының уң кушылдыгы булган Ташъелга елгасы буенда, Минзәлә район үзәгеннән көньяк-көнчыгышка таба 42 км ераклыкта урнашкан. 1963 елдан авыл Минзәлә районына буйсына һәм Әтрәкле авыл җирлеге составына керә.

Чупай авылы

Авыл исеме кеше исеме нигезендә барлыкка килә. Ә профессор Гомәр Сатаров "чупай" ны бертуктаусыз бармагын суыручы "бала" дигәнне аңлата, дип саный. Аннары ул, диалектологик сүз буенча, "чупай" дигән авыл исеме каберне, зиратны аңлата ала, дип тә өстәде.

Авыл Ык елгасының уң кушылдыгы булган Мөшеге елгасының сул як ярында, Минзәлә район үзәгеннән көньяк-көнбатышка таба 34 км ераклыкта урнашкан, Круглое поле тимер юл станциясенә кадәр 99 км, авылдан 13 км ераклыкта Казан-Уфа автотрассасы уза. 1963 елдан авыл Минзәлә районына буйсына һәм Әтрәкле авыл җирлеге составына керә.

Әтрәкле авыл җирлегенең төп социаль-икътисади характеристикасы

Җир салымыннан керем 617 000 сум тәшкил итә, милек салымы 113 000 сум. Шәхси ярдәмче хуҗалыклардан барлыгы 2352 центнер сөт, 500 центнер ит сатылган.

Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү

23 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм аларның торак белән тәэмин итү реестрына кертелгән тол хатыннары торак белән тулысынча тәэмин ителгән: шуларның сигезе үз участокларында йорт салганнар, икесе Минзәлә шәһәрендә төзелгән, 13е икенчел торак базарында Минзәлә, Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә фатирлар сатып алган.

Торак тапшыру

«Авылның социаль үсеше» программасы буенча авыл җирлеге территориясендә барлыгы 40 йорт төзелде.

Капиталь ремонт

2011 елда Татар Мөшегесе авылын су белән тәэмин итү эше төгәлләнде. 2011 елда Татар Мөшегесе урта мәктәбенә тулысынча  капиталь ремонт ясалды.

2012 елда «Татарстан Республикасы халкына беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү» программасы буенча Әтрәкле ФАПын ремонтлау тәмамланды.

 

Күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү

 

Җирлектәге 29 күп балалы гаилә җир участогы алу өчен гариза биргән. Бүгенге көндә шәхси йортлар төзү һәм шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен авыл җирлеге территориясендә җир кишәрлекләре бар.

Әтрәкле авыл җирлегенең истәлекле урыннары.

Әтрәкле авыл җирлегенең истәлекле урыннарының берсе-Рус Мөшегесе авылы янында урнашкан "Шифа"чишмәсе. Чишмә элек-электән үзенең чиста, көмеш суы белән дан тота. 2006 нчы елда төзекләндерү эшләре башкарылды.

 

Предприятие һәм учреждениеләр

"Заиковский" ҖЧҖ

Җитәкчесе Фәттахов Радик Шәрип улы

Телефон 2-63-44

Адрес: 423725, ТР, Минзәлә районы, Әтрәкле авылы, Үзәк  ур., 1А

 

Әнәк агрофирмасы ҖЧҖ

Татар Мөшеге бригадасы җитәкчесе Шәймәрданов Камил Шәмсемөхәммәт улы

Адрес: 423725, ТР, Минзәлә районы, Татар Мөшегесе авылы, Коммунистическая ур., 4

 

К. А. Смирнова исемендәге Татар Мөшегесе урта гомуми белем бирү мәктәбе

Директор: Әхмәтова Дания Риф кызы

Телефон 2-70-16

Адрес: 423725, ТР, Минзәлә районы, Татар Мөшегесе авылы, Ал Таң ур., 2

 

 

Калтак урта гомуми белем бирү мәктәбе

Директор Шәрипова Инга Ромэн кызы

Телефон 3-50-12

Адрес: 423725, ТР, Минзәлә районы, Калтак авылы, Мәктәп ур., 2

 

 

Татар Мөшегесенең "Тамчыкай" балалар бакчасы

Җитәкчесе Харисова Резидә Мөнәвир кызы

Адрес: 423725, ТР, Минзәлә районы, Татар Мөшегесе авылы, Ал Таң ур., 2

Калтак "Ромашка" балалар бакчасы

Җитәкчесе Асманова Рәйсә Мендель кызы

Адрес: 423725, ТР, Минзәлә районы, Калтак авылы, Мәктәп ур., 2

Татар Мөшегесе  фельдшер-акушерлык пункты

 Мөдире Харисова Гөлнира Әбелфазыл кызы

Адрес: 423725, ТР, Минзәлә районы, Татар Мөшегесе авылы, Коммунист ур., 4

Әтрәкле фельдшер-акушерлык пункты

Мөдире Хамәтвәлиева Эльвира Билус кызы

Адрес: 423725, ТР, Минзәлә районы, Әтрәкле авылы, Урман урамы, 5.

Калтак фельдшер-акушерлык пункты

Мөдире Миңнегулова Гөлсем Васильевна

Адрес: 423725, ТР, Минзәлә районы, Калтак авылы, Совет ур., 23.

Яңа Айман  фельдшер-акушерлык пункты

Мөдире Загретдинова Гөлназ Фәндүс кызы

Адрес: 423725, ТР, Минзәлә районы, Яңа Айман авылы, Шәймурзин ур., 31

Татар Мөшегесе мәдәният йорты

Директоры Тазкаева Айгөл Фәнис кызы

Адрес: 423725, ТР, Минзәлә районы, Татар Мөшегесе авылы, Коммунист ур., 4

Әтрәкле авыл мәдәният йорты

Директоры Гәрәйханова Әлфисә Данил кызы

Адрес: 423725, ТР, Минзәлә районы, Әтрәкле авылы, Үзәк урамы, 24

Калтак мәдәният йорты

Директоры Асманова Илмира Әмирҗан кызы

Адрес: 423725, ТР, Минзәлә районы, Калтак авылы, Совет урамы, 2.

Яңа Айман авыл клубы

Мөдире Гыйльмуллина Рәфинә Хәләф кызы

Адрес: 423725, ТР, Минзәлә районы, Яңа Айман авылы, Шәймурзин ур., 31

Чупай авыл клубы

Мөдире  Адылева Лира Миңнехан кызы

Адрес: 423725, ТР, Минзәлә районы, Чупай авылы, Школьная ур., 31

Рус  Мөшегесе авыл клубы

Мөдире Пискунова Светлана Леонид кызы

Адрес: 423725, ТР, Минзәлә районы, Рус Мөшегесе авылы, Тау яны ур., 7

Татар Мөшегесе авыл китапханәсе

Мөдире Сафина Маргарита Валерьян кызы

Адрес: 423725, ТР, Минзәлә районы, Татар Мөшегесе авылы, Коммунист  ур., 4

Калтак авыл китапханәсе

Мөдире Апсаттарова Люция Минтимер кызы

Адрес: 423725, ТР, Минзәлә районы, Калтак авылы, Мәктәп ур., 2

Әтрәкле авыл китапханәсе

Мөдире Солтангалиева Илүзә Мулланур кызы

Адрес: 423725, ТР, Минзәлә районы, Әтрәкле авылы, Үзәк ур., 24

Соңгы яңарту: 2022 елның 1 июне, 13:00

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International