Авыл җирлеге турында

Минзәлә муниципаль районының Иске Маҗын авыл җирлеге: Иске Маҗын авылы (административ үзәге), Холодный Ключ бистәсе, Гришкино.

Географик урнашу урыны

Иске Маҗын авылы Минзәлә шәһәреннән көньяктарак, 10 чакрым ераклыкта урнашкан. Круглое Поле тимер юл станциясенә кадәр 75 чакрым, Казан-Уфа автотрассасына 6 чакрым, Минзәлә-Мөслим тракты авылның төньягыннан уза.

Мәйданы, халкының составы һәм саны

Иске Маҗын авыл җирлегенең мәйданы – 8441 га, халкының саны – 592, шуларның 152 се – пенсионерлар, 89ы – балалар һәм студентлар, 47 кеше – бюджет өлкәсендә эшләүче, 65 е – авыл хуҗалыгында эшләүче, 156 кеше Иске Маҗын авыл бирлеге территориясеннән читтә эшли. Шуларның 457 се – рус милләтеннән, 97 се – татар, 29 – мари, 5 чуваш, 4 се – башка милләттән.

Кыскача тарихи белешмә

Авылның көньягыннан төньягын кисеп ике инеш ага. Минзәлә елгасына кушылучы инешләрнең берсе Кумьятка (Кумьяда), икенчесе – Мазинка (Мазя). Авыл картлары фикеренчә, беренче инешнең исеме “кум, еда” сүзеннән, икенчесе – Мазит исемле кеше исеменнән килеп чыккан. 1703 ел документлары буенча авыл Умъядка, 1713 ел – Кумъяда, 1716 – Русская Кумьядка, 1739 – Маҗын, 1743 – Иске Маҗын.

1896 елда авылда крестьян товариществосы үз эшчәнлеген башлый, ул 411 дисәтинә җир ала. Барлыгы 74 хуҗалыкны берләштерә. Авылдашлар арасында җир биләмәләре зур булганнар да бар.

1773-1775 еллардагы Крестьян сугышы чорында авыл баш күтәрүчеләрнең җыелу, урнашу, ял итү урыны булып тора. 1877 елгы справочникта авылда часовня булуы хакында бәян ителә, 1899 елда аңа чиркәү статусы бирелә. XIX гасыр ахырында авылда земский мәктәп, кабак ачыла. 1906 елда тимерче алачыгы, кибет, балалар яслесе эшли. 1929 елда “Социализм проблемалары” колхозы оеша, 1935 елда ул Чапаев исемендәге колхоз дип үзгәртелә. 1957-1966 елларда Иске Маҗын авылы Минзәлә совхоз-техникум составында була, 1967 елда аннан аерылып чыгып, “Маяк” совхозы булып оеша.

1795 елда авылда 287 кеше яши, 1870 елда – 875, 1906 – 1468 кеше, 1922 елда – 1885, 1939 елда – 842, 1969 – 639, 2005 елда 403 кеше яши.

Муниципаль берәмлекнең төп социаль-икътисадый характеристикалары

Иске Маҗын авыл җирлеге составына өч торак пункт: Иске Маҗын авылы, Холодный Ключ бистәсе, Гришкино авылы керә. Авыл җирлеге территориясендә кадет интернат-мәктәбе, балалар бакчасы, Иске Маҗын башлангыч мәктәбе, Холодный Ключ башлангыч мәктәбе, почта бүлеге, Иске Маҗын авыл мәдәният йорты, Холодный Ключ авыл клубы, ике фельшер-акушерлык пункты, китапханә бар.

Предприятие һәм учреждениеләр исемлеге

Иске Маҗын авыл җирлеге Советы

Иске Маҗын авылы, Ленин ур., 30 нчы йорт.

Авыл җирлеге башлыгы – Н.Л.Пермяков. Тел.: 2-41-30.

 

Кадет интернат-мәктәбе МБУ.

Тел.: 2-41-41, директоры – Р.М.Мөбараков.

 

Иске Маҗын мәктәпкәчә белем учреждениесе

Иске Маҗын авылы, Ленин ур., мөдире – Нина Петровна Вәлиева

 

Иске Маҗын фельдшер-акушерлык пункты

Иске Маҗын авылы, Ленин ур., 30 нчы йорт. Тел.: 2-41-45

Мөдире - Н.А.Шәяхмәтова.

 

Холодный Ключ авыл клубы

Холодный Ключ бистәсе,

Клуб мөдире: Л.Д.Хәмидуллина.

 

Иске Маҗын авыл мәдәният йорты

Иске Маҗын авылы

Директоры – Г.Р.Шимановская.

Почта элемтәсе бүлекчәсе

Иске Маҗын авылы, Ленин урамы, 30 нчы йорт.

Начальнигы – Л.Ф.Титова.

Соңгы яңарту: 2018 елның 18 июле, 17:27

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International