Бүген Минзәләдә яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Шакиров Миңзәки Закир улы юбилеен билгеләп үтә.
Миңзәки Закир улы Минзәлә районы Дусай-Кичу авылында туа. Сугыш чорында колхозда төрле эшләрдә эшли. Аннары 5 ел армиядә хезмәт итә. 1960 елда гаилә кора һәм Минзәләгә күченеп киләләр.. Лаеклы ялга чыкканчы СМОда прораб булып эшли.
Хөрмәтле Миңзәки Закир улы!
Туган көнегез уңаенан эчкерсез котлауларны кабул итеп алыгыз.