Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы хакында консультация-кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән мәгълүмат керде:
12 июньгә 18 сәгатьтән 13 июньгә 21 сәгаткә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы хакында консультация-кисәтү
12 июньдә кичен, 13 июньдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен булуы көтелә, төнлә кыска вакытлы көчәючән җил - 15-18 м/с, көндез 17-22 м/с (Казанда көндез), урыны белән боз.
13 июньдә төнлә һм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан булуы көтелә.