ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2015 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы лидеры сайтында быел районыбызда милли бәйрәмне 6-7 июнь көннәрендә уздырырга дигән карар чыкты.
Районыбызда арпа – 5400, сабан бодае – 500, солы – 751, борчак 200 гектарда чәчелгән. 1000 гектар берьеллык үлән җир куенына иңдерелгән.
Минзәлә кулланучылар җәмгыятенә авыл халкына үз бакчаларында утыртып үстерү өчен сөенчек – 425, кишер һәм чөгендер орлыгы 100 килограмм кайтты.

7 майда шәһәрне чүп-чардан чистарту буенча чираттагы өмә үткәрелә. Минзәләлеләр шәһәрне чиста тотуга үзләреннән нинди өлеш кертәләр?

Шушы көннәрдә “Минзәлә районы коммуналь челтәрләр” ААҖнең суүткәргеч-канализация хуҗалыгы хезмәткәрләре суд приставлары- башкаручылары белән берлектә су буенча бурычлары күп җыелган 19 гражданда булдылар.

Шәһәр һәм авыллардагы предприятие һәм учреждениеләр территорияләрен чистарту буенча зур эш алып барыла. Көн саен санитар сәгатьләр, атна ахырында өмәләр оештырыла. Әмма кайбер минзәләлеләр үзләренең йорт фасадларын вакытында ремонтларга оныталар.

Быелгы, Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Имин тәгәрмәч” республика бәйгесенең район этабында шәһәр һәм район мәктәпләреннән 19 команда катнашты.

Быел Минзәлә районында җирле әһәмияткә ия булган гомуми файдаланудагы юллар төзелешенә җирле һәм республика бюджетыннан әнә шул кадәр акча бүлеп биреләчәк.

 “Органик Групп-Минзәлә” идарәче компания игенчеләре беренче көннәрдә үк алган темпны киметми.

Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее алдыннан районыбыз, республикабыз, илебез күтәренке рухта яши. Бик күп бәйрәм чаралары уза.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International