ЯҢАЛЫКЛАР


3
июль, 2015 ел
җомга

Шушы көннәрдә генә Үрдәк күле буеннан уздым.

Изыскательләр бистәсендәге ТОС-5 җитәкчесе Валентина Автулева тарафыннан оештырылган микрорайон бәйрәменең максаты – җәмгатьчелектә шәһәр тормышына кызыксыну уяту, йорт яны территорияләрен тәртиптә тоту, төзекләндерү мәсьәләләренә игътибар юнәлтү иде. 

Татарстан чемпионатының икенче лигасында чыгыш ясаучы Минзәлә футболчылары 9 очко туплады. Биш уен өчен бик күп ул. Әйе, Түбән Каманың профессиональ футболчыларына 6:0 белән оттырдылар. Әмма “КамАЗ” һәм Биектауны (4:1) җиңделәр.

2015 елда күчемсез милеккә булган хокукларны һәм сату-алу килешүләрен электрон рәвештә теркәргә мөмкин. Шул уңайдан, электрон рәвештә кергән электрон гариза һәм шуңа нотариус теркәгән документлар нигезендә ТРның Росреестр идарәсендә беренче электрон теркәлү уздырылды.

“Наркотикларсыз тормыш” республика акциясе кысаларында “Умырзая” тернәкләндерү үзәгендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Минзәлә бүлекчәсе вәкилләре катнашында чара уздырылды.

Быел Минзәлә делегациясе булган Пермь краеның Барда районы – үзенчәлекле төбәк. 

Туендыручысын югалту сәбәпле пенсия яки эшкә яраксыз затны карау буенча компенсация түләүләре (1200 сум), эшкә яраксыз иждивенецлары булу сәбәпле өстәмә түләүләр алучылар, ягъни студентлар, укучылар, җәйге чорда түләүле практика узалар, өстәмә акча эшлиләр икән – бу хакта Пенсия фондына хәбәр итәргә тиешләр. 

27 июньдә Казанның Теннис академиясендә Татарстан Президенты вазифасына партия эчендә алдан тавыш бирүнең соңгы этабы булды.

Быел районыбызның җиде чыгарылыш сыйныф укучысы “Укудагы аерым уңышлары өчен” медален алды. Алар: 1 нче мәктәпнең өч укучысы – Айзилә Фәттахова, Айгөл Юны­сова (аның хакында тулырак 6 нчы биттә укы­гыз), Фирүзә Гыйльметдинова, гимназиянең ике укучысы – Алинә Сабирова, Айсылу Ми­наева, Урыс урта мәктәбе укучысы – Ильвира Сабирова һәм 3 нче мәктәптән – Александра Попова. Кызларның аттестатында барлык фәннәрдән дә “5”ле билгеләре генә һәм бары­сы да БДИны уңышлы тапшырганнар (югары балл җыйганнар).

Район башлыгы Айдар Салаховның үтенеченә колак салып, Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы рай­оннарда төзеләчәк арендалы торак лимитын Минзәләдә 17 гә җиткерде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International